Россиянең хатын-кыз волейболчылары дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулады

Хорватиядә уза торган турнирда Владимир Кузюткин шәкертләре Венгрия җыелма командасыннан өстен чыкты.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Россиянең хатын-кызлар волейбол җылма командасы 2018 елгы дөнья чемпионатына Европа сайлап алу турнирының икенче раунды дүртенче турында Венгрия волейболчыларыннан өстен чыкты. Хорватиядә уза торган турнирда Владимир Кузюткин шәкертләре әлеге уенда 3:0 (25:11, 25:21, 25:7) исәбе белән җиңүгә иреште.

Әлеге җиңүдән соң Россия волейболчылары дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулады. Венгрия командасына каршы уенда Россия командасыннан 19 очко туплаган Наталья Гончарова иң нәтиҗәле уенчы булып танылды. "Динамо-Казан" волейболчысы Ирина Заряжко-Королева 11 очко туплады.

Исегезгә төшерәбез, команда составында "Динамо-Казан командасыннан ике уенчы – Ирина Заряжко-Королева белән Ирина Воронкова да бар.

Россия җыелмасы турнирда моңа кадәр 3-0 исәбе белән – Австрии һәм Грузия, ә 3:1 исәбенә Греция командаларыннан өстен чыккан иде. Бүген Россия волейболчылары мәйдан хуҗалары белән очраша.

2018 елгы дөнья чемпионаты 30 сентябрь – 21 октябрьдә Япониядә уза.