"Ролан Гаррос" турнирында Россиянең хатын-кыз теннисчылары калмады

Ачык чемпионатта ялгыз чыгышта җиңү өчен көрәштән иң соңгысы булып Светлана Кузнецова төшеп калды.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). "Ролан Гаррос" турнирында ялгыз чыгышта Россиянең хатын-кыз теннисчылары калмады. Франциянең Ачык чемпионатында җиңү өчен көрәштән иң соңгысы булып Светлана Кузнецова төшеп калды.

Бүген Светлана Кузнецова Парижда уза торган дәрәҗәле турнирның дүртенче әйләнешендәДания теннисчысы Каролина Возняцкига оттырды – 1:6, 6:4, 2:6.

Ә ир-атлар арасында бөтен өмет Россиянең 21 яшьлек теннисчысы Карен Хачановта. Ул бүген турнирның 1/8 финал раундына узды. Чирек финалга чыгу өчен аңа дөньяның беренче ракеткасы, Бөекбритания теннисчысы Энди Маррей белән көч сынашырга туры киләчәк. Шунысы игътибарга лаек: Карен Хачановның монды турнирларда икенче әйләнештән ары уза алганы юк иде әле.