Балык Бистәсе көрәшчеләре Сабантуе батырлары булырга өлгерделәр

Яңа Арыш авылы егете, көрәшче Дилүс Сабантуйлар чорында үзен күп кенә төбәкләрдә танытып ала.
(Балык Бистәсе, 4 июнь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсе көрәшчеләре Дилүс Гилумханов, Фәндүс Зарипов Сабантуе батырлары булырга өлгерделәр инде.Яңа Арыш авылы егете, көрәшче Дилүс Сабантуйлар чорында үзен күп кенә төбәкләрдә танытып ала. Үз үлчәү авырлыгында аңа торышучылар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Менә быел аның үз үлчәү авырлыгында беренче батыр калуы Янсуардагы" Троица" бәйрәменә туры килде. Кичә исә Теләче районы Мирәтәк авылы мәйданында якташларыбыз Фәндүс Зарипов белән Инсаф Мөхәммәтҗановлар тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар.75 кә кадәр үлчәү авырлыгында Фәндүс белән Инсаф финалга үтеп көч сынаштылар. Аңа чаклы Инсаф үзеннән 50 шәр килограммга авырырак булган Питрәч батырын отып күпләрне шаккатырды. Финалда Аны Фәндүс кенә бирелергә мәҗбүр итте. Менә шулай, Бистә, аеруча Яңа Арыш авылы егетләре үзләренең нәрсә сәләтле булуларын раслый башладылар.