Аксубай спортчылары Республика турнирыннан 3 медаль алып кайттылар

Турнир атказанган механизатор Сабир Хәбибуллин истәлегенә үткәрелде.

(Аксубай, 4 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубай спортчылары атказанган механизатор Сабир Хәбибуллин истәлегенә үткәрелгән Республика турнирыннан 3 медаль алып кайттылар, дип яза җирле басма.

Механизаторның улы – Билбау көрәше Федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин булышлыгында оештырылган 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында уздырылган ярышлар республиканың төрле районнарыннан һәм якын-тирә төбәкләрдән спортчыларны үзенә җәлеп итте. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар матур көрәш күрсәтүләре һәм җитезлекләре белән хөкемдарлар – Хәбир Хәбибуллин һәм әлеге спорт төрен яратучы атказанган юрист Александр Огоневтан яхшы бәяләмә алдылар. Үзләренең авырлык категорияләрендә Шәрбәннән Ильяс Вафин һәм Татар Майнасыннан Ильяс Хәбибрахманов – алтын, шул ук авылдан Илнар Камалов көмеш медаль яуладылар