Түбән Новгород өлкәсендә татар-мишәр көрәше буенча федерация оештырылды

Түбән Новгородның Спасс районы Бозлау мәдәният йортында Түбән Новогород өлкәсенең татар-мишәр көрәше федерациясен оештыру буенча конференция узды
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгородның Спасс районы Бозлау мәдәният йортында Түбән Новогород өлкәсе татар-мишәр көрәше федерациясен оештыру буенча конференция узды.
Конференция делегатларын Спасс районы җитәкчесе урынбасары Рамил Әхмәт улы Салихҗанов тәбрикләде. Үзенең чыгышында ул билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясенең ни дәрәҗәдә кирәклеге турында кыскача гына сөйләп бирде. Чөнки соңгы вакытларда үткәрелеп килгән рәсми чемпионатларга Түбән Новгород көрәшчеләре, Федерация булмау сәбәпле, чакырылмыйлар икән. Шуңа күрә өлкәнең танылган көрәшчеләре Мәскәү командасы составында келәмгә чыгарга мәҗбүр.
Рамил Әхмәт улы шулай ук татар-мишәр көрәшенең халыкны берләштерүдәге аерылгысыз өлешенә дә басым ясады.
Үткән гасырның 90нчы еллары башында Түбән Новгород өлкәсендә татар-мишәр көрәше буенча өлкә Федерациясе төзелгән, әмма үсеп китә алмаган.
Федерациянең мөһимлеге турында тагын өлкәнең Петрякс авыл хакимияте башлыгы Хайсяр Закиров һәм Краская Горкадан көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Рамил Нуриманов чыгыш ясады.
Булачак Федерациянең Устав проектын делегатлар бердәм яклап чыкты. Федерациянең президенты итеп конференция бертавыштан Рамил Әхмәт улы Салдихҗановны сайлады.
Федерация составына 41 кеше керде. Шулай ук күренекле көрәшчеләр, тренерлар һәм энтузиастлардан торган башкарма комитет, тренерлар советы, судьялар коллегиясе һәм ревизия комиссиясе төзелде. Вице-президент итеп Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Зәки Әнвәр улы Велемеев сайланды. Федерациянең Попечительләр советын якташлары, меценат Рәшит Җаббар улы Баязитов җитәкләячәк, дип белдерә Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәриятенең матбугат үзәге.