Казанда 286 яшь спортчыга мәктәпне тәмамлау хакында таныклык тапшырылачак

Бүген “Арена” күңел ачу комплексында беренче тапкыр балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе була
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Арена” күңел ачу комплексында беренче тапкыр Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты карамагындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе була.
Бәйрәм программасында – 286 яшүсмергә спорт мәктәбен тәмамлау хакында таныклыклар тапшыру, иң көчле спортчыларны бүләкләү, күңел ачу һәм биюләр каралган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.