«Ак Барс» биш хоккейчысы белән килешүне өзде

«Ак Барс» хоккейчыларга нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерә

 (Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы биш хоккейчысы белән килешүне өзде. Клуб капкачы Юсси Рюнняс, сакчылар Константин Корнеев, Раян Уилсон, һөҗүмчеләр Оскар Меллер һәм Андрей Иванов белән саубуллашты.

«Ак Барс» хоккейчыларга нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерә һәм яңа командаларда уңышлар тели", - дип билгеләп үтелә "барс"лылар матбугат хезмәте хәбәрендә.