Баулыларны чаңгы юлы ярышларына чакыралар

Оештыручылар аңлатканча, йөгереш вакытка түгел, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый.

(Баулы, 4 март, «Татар-информ», «Баулы-информ»). 14 мартта 8.30 сәгатьтә Баулы шәһәрендә «ТРЕХГОРКА» дип исемләнгән чаңгы узышы узачак. Анда 14 яшьтән һәм өлкәнрәк спортчылар, чаңгы сөючеләр катнаша ала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Катнашучылар 10 км яки 20 км дистанцияне сайлый ала.

Оештыручылар аңлатканча, йөгереш вакытка түгел, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый. Финишта теркәлгән катнашучыларны файдалы десерт һәм кайнар чәй көтә.

Төп шарт — түбәндәге сылтама буенча теркәлергә: https://vk.com/trehgorka2020