«Ак Барс» — «Нефтехимик» плей-офф уеннары сериясенең исәбе — 2:0

Киләсе уен Түбән Камада 6 март көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узган «Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең икенче уены Казан командасы файдасына төгәлләнде. Матч исәбе — 5:1.

Плей-офф этабында командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, беренче уенда Казан командасы 4:1 исәбе белән җиңде.

Беренче период. Икенче минутта Түбән Кама командасы һөҗүмчесе Павел Куликов исәпне ачты (0:1). Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов алка кертте, әлеге гол Лукоянов өчен сезонда беренчесе булды (1:1). Уникенче минутта «Ак Барс» уенчысы Дмитрий Воронков гол кертте, алка видеокабатлаудан соң гына саналды (2:1). Бер минут үтүгә, Меттью Фрэттин «Нефтехимик» капкасына тагын бер алка кертте (3:1).

Икенче период. Унынчы минутта Станислав Галиев «Ак Барс» командасын тагын бер алкага алга чыгарды (4:1). Ундүртенче минутта Джастин Азеведо гол кертте (5:1). Әлеге голдан соң «Нефтехимик» капкачысын алмаштырды: Александр Шарыченков урынына Константин Барулин чыкты.

Өченче период голларсыз үтте.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — А. Галимов — Фрэттин, Рукавишников — Лямкин

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Тихонов — Воронков — Фисенко (Дыняк), Юдин.

«Нефтехимик»:

Шарыченков (Барулин);

Энлунд — Берглунд — Хәйруллин, Шәрипҗанов — Брынцев;

Уайт — Митчелл — Бикмуллин, Мёрфи — Атюшов;

Порядин — Куликов — Шиксатдаров, Волгин — Сергеев;

Хафизов — Шәрифьянов — Хисамутдинов (Грошев), Пайгин.

Киләсе ике уен Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда узачак. Түбән Камада узачак матчлар 6 март көнне 19:00 сәгатьтә һәм 8 март 17:00 сәгатьтә башлана.