Гагарин Кубогы плей-оффта катнашучылар билгеле булды, “Ак Барс” белән “Сибирь” очраша

Гагарин кубогы 1/8 финалының беренче матчы 7 мартта узачак

  (Казан, 4 март, «Татар-информ»). Гагарин Кубогы плей-оффта катнашучылар билгеле булды.

Гагарин кубогының 1/8 финалында соңгы булып Владивостокның “Адмирал” командасы катнашты. Бүген “Адмирал” Хабаровскиның “Амур” командасын җиңде. Шулай итеп, “Ак Барс” белән “Трактор” командаларының бүгенге матчы турнир интригасыннан читтә калды. Димәк, чиләбелеләр матчка чыга алмый.

Плей-оффның беренче раундында “Ак Барс” Новосибирскиның “Сибирь” командасы белән уйный.

Гагарин кубогы 1/8 финалының беренче матчы 7 мартта узачак.