Чаллы кызы көнчыгыш көрәш буенча Россия яшьләр җыелма командасына кергән

Мәскәүдә әлеге спорт төре буенча Россия беренчелеге узды

 (Яр Чаллы, 4 март, «Татар-информ»). Автошәһәрдән Александра Кустовская көнчыгыш көрәш буенча Россия яшьләр җыелма командасына кертелгән.

Мәскәүдә әлеге спорт төре буенча Россия беренчелеге узды. Чаллыдан спортчы Александра Кустовская үз категориясендә беренче урын яулап, Россия яшьләр җыелмасына эләккән, бу команда майда Прагада ил исеменнән ярышта катнашачак, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте.