^Балалар арасында кече футбол буенча Россия беренчелеге финалы - "Спортивная Россия" һәм Татарстанның беренче уртак проекты

^Балалар арасында кече футбол буенча Россия беренчелеге финалы - "Спортивная Россия" һәм Татарстанның беренче уртак проекты

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). 23-26 мартта Казанда балалар арасында кече футбол буенча III Россия беренчелегенең "Спортивная Россия" Бөтенроссия ирекле җәмгыяте һәм "Jetix Kids" Англия каналы бүләгенә милли финал үтәчәк. Булачак турнир - Вячеслав Фетисов җитәкчелегендә балалар спортын үстерү буенча "Спортивная Россия" Бөтенроссия ирекле җәмгыяте белән ТР Хөкүмәтенең февральдә физик культура һәм спорт өлкәсендә озак вакытлы хезмәттәшлек итү турында килешү кысаларында төзелгән беренче уртак проекты.

Бүген Казан Спорт сараеның матбугат үзәгендә Бөтенроссия ирекле җәмгыятенең спорт программасы оешмасы идарәсенең җитәкчесе Валерий Киселев, яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Виктор Лямзин һәм "Спортивная Россия" төбәк бүлегенең рәисе Әмир Харисов булачак ярышлар уңаеннан журналистларның сорауларына җавап бирде.

23 мартта Казанга федераль округларда җиңгән малайлар һәм кызларның җидешәр командасы киләчәк. Уенчыларга 11-13 яшь. Татарстан командалары турнирда чемпионат хуҗалары буларак катнашачак. Әлегә ярышта катнашучылар составы билгеле түгел, чөнки федераль округларда финал уеннары дәвам итә.

24 мартта Баскет-холлда турнирны ачу тантанасында Ирина Роднина һәм башка спорт йолдызлары катнашыр, дип көтелә. Ярышлар 24-25 мартта "Батыр" һәм Баскет-холл спорт комплекслары мәйданнарында узачак. Җиңүче командага кубокны Вячеслав Фетисов тапшырачак.