"Дакар-2011" раллиеның икенче этабында Фирдәүс Кәбиров җиңүгә иреште

Бөтен этап буенча лидерлар рәтендә баручы Владимир Чагин соңгы участокта көндәшләрен алга чыгарды

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасы пилоты Фирдәүс Кәбиров бүген Аргентинада Кордоба - Сан Мигель де Тукуман маршруты буенча узган "Дакар-2011" ралли–марафонының икенче этабында җиңүгә иреште. Аның командашы бөтен этап буенча лидерлар рәтендә баручы Владимир Чагин соңгы участокта көндәшләрен алга чыгарды һәм финишка бишенче булып килде. Икенче урынны чех Алеш Лопрайс алды, дип белдерде "Интерфакс".
Россия командасының иң яшь пилоты Эдуард Николаев шулай ук яхшы старт алып Чагиннан аз гына артта калып барды, әмма юлның яртысында 20 минут вакытын югалтты, шулай итеп 11 нче урынга калды.
"Авто" категориясендә “Дакар” чемпионы, Германиянең "Фольксваген" автоконцерны командасы өчен чыгыш ясаучы испанияле Карлос Сайнц җиңүгә иреште. Аның командашы Насер Аль-Атти икенче урынга чыкты. Стефан Петерансель ("BMW X-Raid" командасы) өченче урынны алды. "BMW X-Raid" командасыннан Леонид Новицкий экипажы этапны сигезенче булып тәмамлады. Россиялеләр Александр Мироненко һәм Сергей Лебедев финишка унбишенче булып килде.
“Мотоциклчылар” категориясендә беренче этапта җиңүгә ирешкән Сириль Депре янә беренчелеккә чыкты. Россияле Алексей Наумов 91 нче урында калды.
"Квадроцикллар" этабында чемпион Алехандро Патронелли янә беренчелекне яулады.
Икенче этап ике маршруттан тора иде. Мотоцикллар һәм квадрацикллар өчен 740 км һәм авто белән йөк машиналары өчен махсус участоклар 300 һәм 324 км тәшкил итте.