news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Дубайда урнашкан «Кока-Кола Арена»да узган беренче хоккей матчында җиңде

«Авангард» — «Ак Барс» матчы исәбе — 1:3.

«Ак Барс» Дубайда урнашкан «Кока-Кола Арена»да узган беренче хоккей матчында җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Дубайда урнашкан «Кока-Кола Арена»да узган беренче хоккей матчында Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын җиңде.

«Авангард» — «Ак Барс» матчы исәбе — 1:3. Уен Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә узды. Континенталь хоккей лигасының әлеге уены Дубайда оештырылган Ice Dubai Show программасының бер өлеше булды. Гарәп Әмирлекләре бозында Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасы да күрсәтеләчәк.

«Кока Кола Арена»да беренче тапкыр боз ясалды һәм хоккей матчы оештырылды. Уен, гадәттәгечә, гимннар яңгыратудан башланды. Россия гимны яңгыраганда, трибунадагы җанатарларның кушылып җырлаулары ишетелеп торды.

Беренче периодта кискен һөҗүмнәр булды, тик алка бер капкага да кермәде.

Икенче период. Унберенче минутта исәп ачылды, голны «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов кертте (0:1).

Өченче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер икенче алканы кертте (0:2). Тугызынчы минутта Казан командасы һөҗүмчесе Михаил Глухов гол кертте (0:3). Унбишенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» уенчысы Никита Сошников исәпне 1:3 итте.

Командалар составы:

«Авангард»

  • Грубец (Демченко);
  • Цегларик — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Покка;
  • Толчинский — Прохоркин — Сошников, Емелин — Каски;
  • Брюквин — Дергачёв — Якупов, Готовец — Чистяков;
  • Дедунов — Каблуков — Жарков (Телегин).

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Дыняк — Галимов — Воронков, Кэмпфер — Хенкель;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Панюков, Лямкин — Адамчук;
  • Лукоянов — Сафонов — Глухов (Квартальнов), Рукавишников.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Барыс» матчы 6 ноябрь 19:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100