ФИФА Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018нең финалы башлану вакытын раслады

Казан мундиальның 6 матчын кабул итәчәк, шул исәптән 6 июль көнне узачак чирекфинал уенын

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) Россиядә узачак футбол буенча Конфедерацияләр кубогы-2017 һәм Дөнья чемпионаты-2018нең матчлары башлану вакытын раслады. Шулай итеп, мундиальның финалы Мәскәү вакыты белән 18.00дә башлана, диелгән ФИФА пресс-релизында.

Конфедерацияләр кубогы финалы Санкт-Петербургтагы яңа төзелгән "Зенит" аренасында уза һәм 2 июль көнне Мәскәү вакыты белән 21.00дә башлана. Дөнья беренчелегенең хәлиткеч уены 15 июль көнне Мәскәүнең "Лужники" стадионында була һәм 18.00дә башлана.

Искәртәбез: Казан мундиальның 6 матчын кабул итәчәк, шул исәптән 6 июль көнне узачак чирекфинал уенын. Аларның башлану вакыты әлегә билгеләнмәгән. Расписаниенең яңа версиясе киләсе елның язында расланачак. Ә ахыргы расписание мундиальда катнашучы командалар арасында жирәбә салынганнан соң билгеле булачак.

Конфедерацияләр кубогы 2017 елның 17 июненнән алып 2 июльгә кадәр Россиянең дүрт шәһәре, шул исәптән Казанда узачак.