“Ак Барс” командасы “Витязь” белән очраша

“Витязь” белән “Ак Барс”ның узган сезонда бердәнбер очрашуы 29 октябрьдә Казанда узды һәм “барс”лыларның җиңелүе белән тәмамланды

  (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Подольскида КХЛ чемпионатының чираттагы күчмә турын “Витязь” белән матчтан башлый.
“Витязь” белән “Ак Барс” командалары 3 декабрьдә 19.30 сәгатьтә очраша.
Матчта Алексей Анисимов (Мәскәү), Сергей Кулаков (Тверь), Сергей Мисюрь (Түбән Тагил), Станислав Раминг (Екатеринбург) судья бригадасы хезмәт күрсәтә.
КХЛ-ТВ һәм “Яңа гасыр” (ТНВ) хоккей яратучыларга матчтан турыдан-туры трансляция тәкъдим итә.
“Витязь” белән “Ак Барс”ның узган сезонда бердәнбер очрашуы 29 октябрьдә Казанда узды һәм “барс”лылар 4:5 исәбе белән җиңелде.
Көндәшләр Россия чемпионатлары кысаларында 25 тапкыр очрашты, дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.