Россиянең туризм инфраструктурасы 2018 елгы Дөнья чемпионаты кунакларын кабул итүгә әзер

Ведомство башлыгы Олег Сафонов сүзләренчә, урнашу урыннарына кытлык булмаячак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүдә катнашачак Россиянең барлык шәһәрләрендә туристлык инфраструктурасы кунаклар килүенә тулысынча әзер. Бу хакта Казанга эш сәфәрендә Ростуризм җитәкчесе Олег Сафонов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

“Киләсе елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә җитди әзерлек эшләре алып барабыз, стадионнар, кунакларны урнаштыру объектлары төзелә. Туристлык инфрструктурасы чемпионтка киләчәк күпсанлы туристларны кабул итәргә әзер”, - дигән Ростуризм башлыгы.

Аның сүзләренчә, урыннарга дефицит булмаячак.

Чемпионат матчлары Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи һәм Ростов-Дон кебек 11 шәһәрендә 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дөнья чемпионатын ачу матчы һәм финал уены Мәскәүдә узачак.