Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары команда буенча икенче урынга чыктылар

Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Екатеринбургта кул көрәше буенча Россия күләмендә узган “Урал кубогы“ ярышларында катнаштылар.

(Әгерҗе, 2 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Екатеринбургта кул көрәше буенча Россия күләмендә узган “Урал кубогы“ ярышларында катнаштылар. Анда Екатеринбург, Свердлау өлкәсе, Төмән, Чиләбе, Татарстан – барлыгы 14 командадан спортчылар сыналды, дип яза җирле басма.

Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Руслан Закировның шәкертләре дә пьедесталга күтәрелделәр. Рузилә Шаһиева, Батыр Чураев – беренче, Динар Гомәров – өченче, Святослав Тарасов – дүртенче, Алмаз Вәлиуллин бишенче урыннар алдылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары команда буенча икенче урынга чыктылар.