Чирмешән районында футбол буенча чемпионатта Иске Кади командасы җиңүче булды

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган район чемпионаты тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезес

(Чирмешән, 3 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, коммуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч сынашты, дип яза җирле басма.

Ярыш нәтиҗәләре буенча ярымфиналга район башкарма комитеты, электр челтәрләре, Иске Кади авыл җирлеге һәм мәгариф бүлеге командалары үтте. Ә финалда Иске Кади һәм электр челтәрләре командалары көчле уен күрсәтте. Искекадилылардан да остарак туп тибүче булмады, алар – беренче. Электр челтәрләре командасы – икенче, мәгариф бүлеге командасы – өченче, район башкарма комитеты командасы дүртенче булды.

Шулай итеп күчмә кубок Иске Кадига китте, җиңүчеләргә грамоталар да тапшырылды.