Казанда «Ак Барс» «Амур» белән очраша

Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Россиянең чираттагы Ачык чемпионаты – Казан хоккей лигасы чемпионатында Хабаровскиның «Амур» командасы белән очраша
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Россиянең чираттагы Ачык чемпионаты – Континенталь хоккей лигасы чемпионатында Хабаровскиның «Амур» хоккейчылары белән очраша.
Очрашу 19.00 сәгатьтә «Татнефть-арена» боз сараенда башлана. Матчта Александр Сергеев (Жуковский), Александр Судома, Денис Тарасовтан (икесе дә Түбән Новгородтан) торган судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә “Ак барс” клубы матбугат хезмәте.
Ил чемпионатында көндәшләр 28 тапкыр очрашты: казанлылар 17 тапкыр җиңде, ике уен тигез исәпкә тәмамланды, 9 тапкыр оттырды. Узган сезонда «Ак Барс» белән «Амур» үзләрендә үткәрелгән очрашуларда гына җиңүгә иреште. Хабаровскида “тигрлар” 3:2 һәм 4:3 исәпләре белән җиңде, ә Казанда “барс”лар көчлерәк булып чыкты - исәп 6:2.
Узган сезонда «Амур» беренче тапкыр яңа меңьеллыкта «плей-офф» матчларында чыгыш ясау хокукын алды. Бик озакка сузылган оттырулардан соң Хабаровски командасына яңа баш тренер - Анатолий Емелинны куйдылар, ул элек “Лада” командасында уңышлы гына эшләгән.
«Амур» 43 яшьлек белгеч җитәкчелегендә рухланып китте һәм яңа елдан соң калган 19 матчта 11 тапкыр җиңүгә иреште (шул исәптән «Динамо», «Ак Барс» һәм «Локомотив”ны отты). Балашихада узган соңгы турда Эчке эшләр министрлыгының хоккей клубын җиңеп, Хабаровск хоккейчылары «плей-офф”та калу бәхетенә иреште.
«Амур»га чемпионат лидеры белән уйнау берни китермәсә дә, «Салават Юлаев» белән узган матч уңышлы булды һәм сезон күтәренке рухта тәмамланды.
Яңа сезон башында Хабаровск уенчылары «Динамо» командасы һөҗүмен җиңел кичерде. Алар беренче очрашуда Рига хоккейчыларына 2:4 исәбе белән оттырды, икенче көнне безне кунаклар 7:6 исәбе белән җиңүгә иреште, ә аннары бер үк исәп белән (1:0) Мәскәү һәм Минск хоккейчылары өстен чыкты.