Дүртөйледә “Кызыл таң” газетасы бүләкләренә марафон үтте

Башкортстанда татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы чираттагы зур чараны оештырды
(Уфа, 3 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы чираттагы зур чараны оештырды.
Дүртөйле шәһәрендә җиңел атлетика буенча XIX традицион марафон ярышларын үткәрде татар журналистлары. Илнең, республиканың иң көчле спортчыларын ачыклау, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуны кисәтү максатында, оештырыла бу марафон ел саен. Быел исә бу бәйгеләр “Кызыл та”ның 90 еллыгына һәм Гаилә елына багышланды. Марафонда җәмгысе 150 кеше катнашты. Аларның иң кечкенәсенә 3 яшь булса, иң өлкәненә 76 яшь иде.
Башкортстанның төрле төбәкләреннән тыш бу абруйлы бәйгегә башка тарафлардан да килгәннәр. Удмуртия Республикасы, Чиләбе, Курск өлкәләреннән дә спортчылар көч сынашты биредә. Ярышта олысы да, кечесе дә көчен һәм җитезлеген сыный алды. Район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары 5 һәм 10 чакрымлы арага йөгерде.
Кызлар арасында абсолют чемпион исемен Дүртөйле шәһәренең 4нче санлы урта мәктәбе укучысы Гүзәл Сәмиева яулады. Ә егетләр арасында бу исемгә Дүртөйле районының Иске Баеш авылы мәктәбе укучысы Рәфис Батталов лаек булды.
21,1 чакрымлы арада ирләр арасында абсолют чемпион исеменә Уфадан Эдуард Төхбәтуллин иреште. Гүзәл затлардан бу югары урынга Дүртөйледән Светлана Әхмәдуллина менде.
42 чакрым 195 метр арага йөгерүдә абсолют чемпион исемен Уфадан Артур Әхмәдиев яулады. Ә хатын-кызлардан шушы ук дәрәҗәгә шулай ук Уфа кызы Людмила Морозова иреште.
Бәйгеләрдә төрле номинацияләрдә беренче, икенче, өченче урыннарны яулаучылар да бүләкләнде.
Марафонны ябу тантанасында чыгыш ясап, “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов киләсе еллардагы марафоннарда Татарстан спортчылары да катнашсын иде, дигән теләген белдерде.