Бөгелмәдә көзге җиңел атлетика кроссы узды

Ир-атлар 1000 метрга йөгерсә, хатын-кызлар дистанциясе ике мәртәбә кыскарак иде
(Бөгелмә, 3 октябрь, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмәдә шәһәр предприятие һәм оешмалары физик коллективлары, студентлар һәм мәктәп укучылары арасында узган традицион көзге җиңел атлетика кроссында 500дән артык кеше катнашты. Ир-атлар 1000 метрга йөгерсә, хатын-кызлар дистанциясе ике мәртәбә кыскарак иде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә ир-атлар арасында – Максим Федянин, хатын-кызлардан Ирина Сәетова иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Гомумкоманда зачетында “ТНГ-Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре – беренче, Бөгелмә механика заводы хезмәткәрләре – икенче, “Водоканал” предприятиесе эшчеләре өченче урынны яулады. Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Бөгелмәдәге филиалы һәм Бөгелмә дәүләт һөнәри-педагогика көллияте яшүсмерләре – иң җитез студентлар, лицей-интернат һәм 6нчы мәктәп егетләре, шулай ук Карабаш эшчеләр бистәсендәге 2нче мәктәп һәм Бөгелмәнең 3нче мәктәбе кызлары иң җитез укучылар дип табылды.