Татарстан җыелмасы бадминтон буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

Ярышлар 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә узды.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы җыелмасы бадминтон буенча Россия командалы чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта ТР Бадминтон федерациясе хәбәр итә.Ярышлар 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә узды.«Команда составында Евгения Косецкая, Сергей Сирант, Александр Василькин, Ольга Иващенко, Дарья Джеджула, Әмир Хәмидуллин, Михаил Гелашвили, Тимур Вәлиуллин һәм Таймаз Гарее чыгыш ясады», - диелә хәбәрдә.Призлы урын өчен көрәштә Татарстан бадминтончылары 3:0 исәбенә Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе командаларын отты, финалда исә Мәскәү спортчыларына 1:3 исәбенә җиңелде.3-7 сентябрьдә Россия чемпионатында шәхси ярышлар узачак.