«Татнефть – Әлмәт марафоны»нда 2000 ләп кеше катнашкан

Кайбер спортчылар хәтта 42 чакрым араны да узарга ниятләгән.

(Әлмәт, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Татнефть – Әлмәт марафоны» массакүләм җиңел атлетика ярышлары узды, дип яза җирле басма.

ТATAR.RUN узышы быел Татарстанның берничә каласында узды инде. Түбән Камада, мәсәлән, ул чәчәкле булса, Яр Чаллыда төрле төсләргә бай булды. Башкалардан аермалы буларак, Әлмәттә исә узыш «музыкаль» статуслы дип игълан ителде. Ягъни йөгерешчеләрне барабан тавышлары һәм дәртле музыка озатып бара, ә берничә ноктада концерт номерлары да тәкъдим ителде.

Катнашучыларга берничә дистанциядә – 3 км, 10 км, 21,1 км арага йөгерү тәкъдим ителгән иде. Әмма кайбер спортчылар хәтта 42 чакрым араны да узарга ниятләгән.

 

 

Оештыру комитеты алдан тренировкалар да уздырды. Кайбер Әлмәт оешмалары хәтта коллектив белән марафонда катнашырга теләк белдергән. Шулай итеп кичә Әлмәт марафонына төрле шәһәрләрдән 2000 ләп кеше йөгерергә чыкты. Араларында яшь кызлар да, инде олы яшьтәге әби-бабайлар да бар. Күпләр команда белән йөгерүнең аерым бер җылы энергетикага ия булуын белдерде. Һәр катнашучыга ахырда диплом тапшырылачак. Спортчыларга көч биреп торыр өчен берничә урында туклану пунктлары да урнаштырылган.

 

 

Исегезгә төшерәбез, республикада бу чара узган ел ук старт алды. Әмма ул ярыммарафон гына иде. Быел исә оештыручылар аны чын мәгънәсендә зур тамаша – марафон итеп оештырырга уйлаган.