news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия җыелма командасы Токиода узучы Олимпиадада 50 медаль яулады

Медальләрнең гомуми саны буенча Россия Олимпия комитеты командасы Кытай һәм АКШтан гына калыша.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы (ул ВАДА санкцияләре аркасында Токиода узучы Олимпия уеннарында Россия Олимпия комитеты флагы астында чыгыш ясый) 50 медаль яулады инде.

Россия спортчылары исәбендә 12 – алтын, 21 – көмеш һәм 17 бронза медаль бар. Медальләрнең гомуми саны буенча Россия Олимпия комитеты командасы Кытай һәм АКШтан гына калыша. Алтын медальләр исәбе буенча хәзерге вакытта россиялеләр Уеннарның гомумкоманда медаль зачетында 6нчы урынны били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100