«Рубин» - «Зенит» матчы 13 августта узачак

1 августта Санкт-Петербург футбол клубы Россия футбол Премьер-лигасына «Рубин» белән матчны күчерүне сорап рәсми хат юллаган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). «Рубин» һәм «Зенит» футбол командалары арасындагы матч 13 августта 20.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак. Бу хакта Россия футбол Премьер-лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Санкт-Петербург футбол клубының Россия футбол Премьер-лигасына «Рубин» белән өченче тур матчын күчерүне сорап рәсми хат юллавы хакында хәбәр ителгән иде.