Югары Осланда Хәрби-диңгез флотына багышлап яр буе футболы оештырылды

Бәйгедә тирә-як авыллардан дүрт төркем көч сынашты

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яр буе футболын районның яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге оештырды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында. Турнирда тирә-як авыллардан “Звезда”, “Газмяс”, “Штурм”, “Молодежка” төркемнәре көч сынашты. I урынга – “Звезда”, II урынга – “Газмяс”, III урынга – “Штурм” һәм
IV урынга – “Молодежка” төркемнәре лаек булды. Турнирда катнашкан һәркемгә грамоталар һәм футбол юнәлешендәге кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.