Татарстанның стендка атучысы Россия Кубогының җиденче этабында “алтын”лы булды

Иң яхшылар алтылыгына Татарстанның стендка ату мәктәбе спортчылары Елена Вахтурова һәм Маргарита Рубцова да керде

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Каменск-Уральск шәһәрендә «Синара» мәйданчыгында стендка атубуенча Россия Кубогының җиденче этабы узды. Ярышларның беренче көнендә, ягъни кичә стендка атучы хатын-кызлар “трап”ында бер комплект медаль уйнатылды һәм Татарстан җыелма командасына беренче медальне Лилия Вәлиева алды.

Безнең спортчы 61 мишеньга эләктерде, ярымфиналда – 12. “Алтын” өчен медаль-матчта Лилия Вәлиева Чиләбе өлкәсе спортчысы Лия Шарыповага оттырды һәм икенче урынны алды.

Искәртеп үтик: иң яхшылар алтылыгына Татарстанның стендка ату мәктәбе спортчылары 15 яшьлек Елена Вахтурова (5 нче урын) һәм 14 яшьлек Маргарита Рубцова (6 нчы урын) да керде, дип белдерә ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат секретаре Ольга Камардина.