Владимир Леонов: “Казан Универсиадага 100 процент дәрәҗәдә әзер”

Клиент төркемнәре, Бөтендөнья студент уеннарын үткәрү өчен тудырылган шартлардан канәгать

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда узачак Универсиадага килүче клиент төркемнәре, Бөтендөнья студент уеннарын үткәрү өчен тудырылган шартлардан канәгать. “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов бүген журналистларга шулай дип хәбәр итте.
“Шәһәргә волонтерлар, судья-реферилар, спортчылар һәм башка катнашучылар килде. Хәзер Казанда күңелгә ятышлы җылы атмосфера хакимлек итә. Логистика системасы тулысынча эшли. Хәзерге вакытта спортчылар Универсиадага кадәр булган вакытларын тренировкаларга багышлый. Бүгенге көндә Универсиада авылына инде 100 ил спортчылары урнашкан. Казанга агылган клиент төркемнәре, FISU башкарма комитеты әгъзалары, шулай ук Россия җыелма командасы спортчылары фикерләренә караганда, кунаклар барысы да мохиттән канәгать. Барлык эш план буенча бара. Хәзер без Универсиада ачылышы тантанасына әзерләнәбез. Илебезнең, республикабызның, Казаныбызның нигә сәләтле икәнен бөтен дөньяга күрсәтергә телибез. Россия студентлар спортының яңа тарихына башлангыч бирәсебез килә. Казан Универсиадага 100 процент дәрәҗәдә әзер дип әйтеп була. Транспорт системасы да, спорт һәм спортка кагылышы булмаган объектлар да, тимер юл вокзалы да, аэропорт та – кыскасы, барлык объектлар да, һәммә сервислар да тулы көчендә эшли”, - дип белдерде Владимир Леонов.