Универсиадада Татарстаннан 50дән артык спортчы чыгыш ясый

Җиңел атлетика буенча ярышта 9 спортчы катнаша, аларның берсе – запаста

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). 6 июльдә Казанда башланачак Универсиадада Татарстанны Россия җыелма командасы составында 50дән артык спортчы тәкъдим итә.

Татарстан Уеннарда 19 спорт төрендә 52 спортчыны катнаштыра. Җиңел атлетика буенча ярышта 9 спортчы чыгыш ясый, аларның берсе – запаста.

Татарстаннан билбаулы көрәштә - 2 һәм милли көрәштә 6 батыр чыгыш ясаячак.

Билгеләп үтик, республиканың кайбер атлетлары Россия җыелма командасы резервына кергән.

Уеннарда Татарстан данын түбәндәге спортчылар яклый:

Академик ишү

Антон Куранов

Байдаркаларда һәм каноэда ишү

Рәсүл Ишмөхәммәдов

Җиңел атлетика

Михаил Идрисов

Марат Аблязов (зап.)

Дмитрий Буряк

Радель Кашефразов

Лондонда Олимпия чемпионы Юлия Зарипова

Ринас Әхмәдиев

Руслан Сәмитов

Алсу Мортазина

Вера Ганиева

Волейбол

Мария Борисенко

Татьяна Кошелева

Регина Мороз

Авыр атлетика

Андрей Деманов

Дмитрий Хомяков

Нәфис гимнастика

Елена Романченко

Футбол

Никита Бочаров

Владимир Дядюн

Виталий Устинов

Баскетбол

Евгения Финогентова

Павел Антипов

Бокс

Магомед Омаров

Билбаулы көрәш

Габдеҗәлил Сөләйманов

Владислав Гудовский

Көрәш

Нәфис Миңнебаев

Илдар Гыйниятуллин

Илнар Галиев

Илнур Мортазин

Ринат Әхмәтшин

Сергей Павлик

Су полосы

Адель Латыйпов

Альберт Зиннәтуллин

Артем Одинцов

Дзюдо

Мария Шекерова

Йөзү

Яна Мартынова

Регби-7

Рамил Гайсин

Самбо

Анастасия Ковязина

Стендка ату

Александр Фурасьев

Светлана Крашенинникова

Артем Копыстынский

Николай Теплый

Теннис

Екатерина Яшина

Фехтование

Елена Шашарина

Чирәмдә хоккей

Марат Гафаров

Павел Голубев

Илфат Замалетдинов

Антон Корнилов

Алмаз Корбанов

Динар Мөхәммәтшин

Александр Сюськин

Александр Черенков.