Универсиадада катнашучыларга йөрәк-тамыр системасын бушлай тикшерү мөмкинлеге тудырыла

Әлеге тикшерү 30 нчы июньнән 8 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). 30 нчы июньнән 8 нче июльгә кадәр Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе һәм Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә, Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге ярдәме белән Универсиадада катнашучылар өчен “Йөрәгегезне тикшерегез” уникаль акциясен үткәрә. Бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Йөрәгегезне тикшерегез” акциясе – дөньяның төрле почмакларыннан 17 яшьтән алып 28 яшькә кадәрге спортчылар өчен йөрәк-тамыр системасының торышын бушлай тикшерү мөмкинлеге. Әлеге диагностика чарасына кан басымын үлчәү, электрокардиография һәм ЭХО-кардиоскопия керә, бу ярышлар башланганчы ук мөмкин булган авыруларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә үз йөрәк-тамыр системасын 97 спортчы һәм 68 тренер тикшергән.
Диагностиканы Казан дәүләт медицина университетының Америка хезмәттәшләре белән берлектә Югары технологияләр буенча белем бирү үзәгендә әзерлек узган иң яхшы белгечләр алып барачак. 12 белгеч ЭХО-кардиография үткәрә, 36 әйдәп баручы кардиолог һәр яшь атлет өчен җентекле анамнез төзи, 18 волонтер табибларга ярдәм итә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, һәр спортчыга сәламәтлек торышы турында белешмә биреләчәк: бу кәгазьдә канәгатьләнерлек; зур булмаган үзгәрешләр; җитди үзгәрешләр ихтималлыгы дип язылырга мөмкин һәм хәтта ярышлардан да азат итүне таләп итүче җитди үзгәрешләр күрсәтеләчәк.
Тикшерүне Универсиада авылында иртәнге сәгать 7 дән кичке 22 сәгатькә кадәр узарга була. Барлык процедура 17 минут вакытны ала.
Акция турында тулырак танышу һәм аның уздыру урынын җиңел генә табу өчен Универсиада авылында яшәүчеләр өчен промо-материаллар әзерләнгән.