Казан аэропортында Универсиаданың 2013 нче спортчысы теркәлгән

Ул - академик ишү буенча Россия хатын-кызлар командасы әгъзасы Оксана Стрелкова

  (Казан, 3 июль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан башкаласына төрле илләрдән спортчылар килү дәвам итә. Тимер юл вокзалында һәм “Казан” халыкара аэропортында делегацияләрне волонтерлар каршы ала. Сүз уңаеннан, кунакларны мондый каршылау шаккаттырган.
Бүген Казан халыкара аэропортында истәлекле вакыйга булды – студентлар Уеннарында катнашырга килгән 2013 нче спортчы теркәлде. Ул – Домодедово аэропортыннан килгән Россия спортчысы Оксана Стрелкова. Спортчы академик ишү буенча хатын-кызлар дүртлегендә катнаша. Бүгенге вакыйга әлеге кыз өчен көтелмәгән хәл булды.
“Беренче тапкыр Татарстан башкаласына 2013 спортчы булып килүемне ишетәм. Әлегә бернинди дә эмоция юк. Бу вакыйга яхшы билге һәм командага уңыш китерер дип ышанам”, - дип белдерде ул журналистларга.
Стрелкова сүзләренә караганда, алар Уенның беренче көннәрендә үк чыгыш ясаячак. Аның фикеренә караганда, барлык көндәшләр дә көчле. Бигрәк тә Нидерланд, Чехия, Франция һәм Италия командалары иң көчлеләр дип саный. “Без бүләкле урыннарга өметләнәбез”, - диде спортчы.