Австралия җыелма командасы Универсиада Авылына урнаша башлады

Казанда Австралияне 152 студент-спортчыдан торган команда тәкъдим итә, алар 16 спорт төрендә чыгыш ясый

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Австралия җыелма командасы спортчылары, тренерлары һәм рәсми затлар Казанга килә башладылар.
Австралиянең Студентлар спорты ассоциациясе раслаганча, Казанда илне 152 студент-спортчыдан торган команда тәкъдим итә, алар 16 спорт төрендә чыгыш ясый.
Лондонда Олимпиадада катнашкан Райан Наполеон (Мельбурн дизайн көллияте) һәм Джейдена Хадлер (Сарина Руссо ннституты) йөзү буенча җыелма команданы җитәкли. Австралиянең баскетбол буенча хатын-кызлар командасы җиңүгә омтыла. Команда соңгы дүрт Универсиадада медальләр яулаган.
Җиңел атлетика буенча йөгерүче Кейтлин Сарджент (Квинсленд университеты), сикерү буенча Австралия чемпионы Элвин Джонс (Виктория университеты), сикерү буенча вице-чемпион Эллен Петит (Виктория университеты) чыгыш ясаячак.
Дүрт тапкыр Олимпия уеннарында катнашкан һәм 2008 нче елда Олимпия чемпионы Дункан Фри ишү буенча җыелма команданы тренер һәм менеджер буларак озата барачак.
Шеньженьдагы Универсиадада Австралия җыелма командасы 5 алтын, 3 көмеш һәм 8 бронза медаль яулаган. Казанда команда әлеге күрсәткечне яхшыртып, иң яхшылар унлыгына керергә планлаштыра, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте.