Татарстан таможнясы хезмәткәрләре мини-футбол ярышларында җиңү яулады

Татарстан таможнясы хезмәткәрләре алдында Идел буе таможня идарәсе ярышларында да сынатмау бурычы тора
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Казанда Идел буе таможня идарәсенең мини-футбол буенча зона ярышлары үтте. Анда Башкортстан, Пермь, Татарстан һәм Удмуртия таможнялары командалары катнашты, дип хәбәр итә бүген Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.
Татарстан таможнясы хезмәткәрләренең җыелма командасы составында чыгыш ясаган таможня башлыгы вазыйфаларын үтәүче Илдар Минвәлиев, шулай ук хокук саклау эшчәнлеге буенча урынбасар Илдар Сәидов көндәшләре капкасына туп кертүгә иреште.
Мини-футбол буенча зона уеннарында Татарстан командасы җиңү яулады. Шулай ук иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Удмуртия таможнясыннан иң яхшылар арасында - Павел Терентьев, Пермьнән - Николай Сахно, Башкортстаннан - Михаил Овчаренко, Татарстаннан - Александр Быченков.
Хәзер татарстанлыларга Саранскида үтәчәк төбәк ярышларында да җиңүче исемен акларга кирәк.