Иртәгә Татарстанның Балтач районында “Спартакиада-2008” старт ала

Иртәгә “Татсельжилкомхоз” ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы предприятие хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары башлана
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Иртәгә Балтач муниципаль районының Чепья бистәсендә һәм Питрәч район үзәгендә “Татсельжилкомхоз” ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы предприятие хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары башлана.
8 кешедән торган командалар спортның озынлыкка сикерү, армреслинг, 100 метрга йөгерү, гер күтәрү, турникта күтәрелү, катнаш эстафета, аркан тартышу кебек төрләрендә ярышачак.
Спартакиада ике этапта уза. Зона ярышларының беренче этабы 4 июльдә - Балтач районының Чепья бистәсе һәм Питрәч район үзәгендә, 11ендә - Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә, 18ендә – Чирмешән район үзәгендә һәм 25 июльдә Лениногорск районының Шөгер авылында үтәчәк. Ярышларның икенче этабы һәм финал 8 августта Кукмарада узачак.
Команда ярышларының финалында беренче урынны алучыларны күчмә кубок, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар көтә.
Спартакиада хезмәткәрләрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм “Татсельжилкомхоз” ААҖ хезмәт коллективларында тәрбия эшен яхшырту максатыннан инде 6нчы ел рәттән үткәрелә.