Европа чемпионатында Казан кызы ирекле көрәш буенча – 3 нче урында

Чемпионат 24-29 июнь көннәрендә Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә 16-17 яшьлек кадетлар арасында үткәрелгән
(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 24-29 июнь көннәрендә Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә 16-17 яшьлек кадетлар арасында ирекле көрәш буенча Европа чемпионаты үткәрелгән иде. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, 1993 елгы Светлана Липатова 49 кг авырлыктагы иң көчле 19 спортчы арасында 3 нче урынны яулаган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Светлана Вахитов районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә, тренеры – С.Дружков.