Алексей Песошин: «УНИКС» - Татарстанның яшь баскетболчылары өчен үрнәк

Бүген Казанда «Баскет-холл» спорт аренасы мәйданчыгында «УНИКС» командасы баскетбол сезонын ябу тантанасын уздырды.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «УНИКС» командасын Татарстанның 4,5 меңнән артык яшь баскетболчысы өчен үрнәк дип саный.  Әлеге фикерен ул бүген Казанда «Баскет-холл» спорт аренасы мәйданчыгында «УНИКС» командасы баскетбол сезонын ябу тантанасында әйтте.  Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Быел «УНИКС» Европа Кубогында, ВТБ Бердәм лигасында һәм Россия чемпионатында өч бронза медаль яулады.

«УНИКС» баскетбол клубы - көчле, җиңүгә юнәлгән команда, ул төрле дәрәҗәдәге Россия һәм халыкара ярышларда һәрвакыт матур уен һәм югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтә. «УНИКС» спорт мәктәпләрендә һәм баскетбол бүлекләрендә шөгыльләнүче 4,5 меңнән артык яшь баскетболчы өчен үрнәк булып тора», - диде Алексей Песошин. 

«Татарстанда баскетбол - спортның иң популяр төрләренең берсе. Республикада баскетбол белән 32,5 меңнән артык кеше шөгыльләнә. «УНИКС»ның спорт казанышлары нәтиҗәсендә, баскетбол Татарстанда үсешкә яңа импульс ала», - дип өстәде Татарстан Премьер-министры һәм Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантанада ВТБ Бердәм Лигасы президенты Сергей Кущенко,Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм «УНИКС» баскетбол клубы президенты Евгений Богачев катнашты. Чара барышында Алексей Песошин һәм Сергей Кущенко команда уенчылары һәм белгечләренә Россия чемпионатының бронза медальләрен тапшырдылар.

Бүген «Баскет-холл» спорт аренасы мәйданчыгында дуслар арасында традицион матч узды, анда «УНИКС» баскетболчылары үз җанатарлары белән уйнады. Моннан тыш, автографсессия оештырылды.