Денис Архипов Татарстанга кайта

Хоккейчы “Нефтехимик” составын тулыландырды
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Узган сезонны Мәскәү өлкәсенең “Атлант” командасында уздырган һөҗүмче Денис Архипов кабат Татарстанга кайта. Хоккейчы Түбән Кама “Нефтехимигы” составын тулыландырды. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.

30 яшьлек спортчы узган сезонда 63 уен уздырып, 27 очко җыюга ирешкән иде. Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнеп, чыныгу алган Денис Архипов хоккей сөючеләргә, беренче чиратта, “Ак Барс” уенчысы буларак билгеле. Ул шулай ук НХЛ ның “Нэшвилл”, “Чикаго” командаларында уйнады.