Көрәш Казандагы 2013 елгы Универсиада программасына керергә мөмкин

Татарстан Казандагы 2013 елгы Универсиада программасына билбау көрәшен кертергә тәкъдим итә.
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Татарстан Казандагы 2013 елгы Универсиада программасына билбау көрәшен кертергә тәкъдим итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев белдерде.
Даими нигездә Универсиада программасына 13 спорт төре керә: җиңел атлетика, футбол, баскетбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, фехтование, йөзү, су полосы, теннис, өстәл теннисы, волейбол, суга сикерү, дзюдо. Тагын 3 төрне Универсиада хуҗалары өстәргә мөмкин. Искәртеп үтәбез, 31 майда Казан 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарын кабул итү хокукын яулады.
Марат Бариев сүзләренчә, Универсиада хуҗаларының ярышлар программасына Олимпиада спорт төрләрен генә кертүе кабул ителгән. Әмма көрәш Олимпия уеннары программасына кермәүгә карамастан, Татарстан FISUга республикада актив үсеп килгән бу спорт төрен Казандагы Универсиада программасына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.
Марат Бариев шулай ук Татарстанның Казандагы Универсиада программасына ишкәк ишү, авыр атлетика, стендка ату, бокс һәм хәтта пляж волейболын кертү тәкъдиме белән чыгачак. “Болар 2013 елгы Уеннарда Татарстан спортчылары җиңү яулар дигән исәп белән тәкъдим ителгән спорт төрләре, - дип билгеләп үтте Марат Бариев. – Яисә без Универсиада программасына спорт инфраструктурасын үстерергә ярдәм итәчәк спорт төрләрен тәкъдим итәчәкбез”.
Министр билгеләп үткәнчә, Универсиада программасына кертелергә тиешле спорт төрләре турындагы мәсьәлә ел азагына кадәр хәл итәчәк.