Апаста регионара футбол фестивале узды

Футбол уеннарында беренче урында — Яр Чаллы, икенче урында — Тәтеш, өченче урында Апас командасы.

(3 май, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста узган регионара футбол фестивалендә Яр Чаллы, Ульяновск, Казан, Тәтеш районыннан килгән командалар катнашты. Апас данын 2 команда яклады.

«Уеннар бик кызу барды. Бәйрәм көнен сәламәт яшәүгә багышлаган егетләр күтәренке кәефтә уйнады. Көч биреп торырга гаиләләре, балалары да килде», — диде ярышны оештыручы Булат Шәфигуллин.

Футбол уеннарында беренче урында — Яр Чаллы, икенче урында — Тәтеш, өченче урында Апас командасы.

Җиңүчеләргә көнбагыш җитештерү компаниясе бүләкләр әзерләгән иде.