Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” капитаны клубтан китте
Александр Свитов уртак хезмәт өчен команда буенча партнерларына һәм тренерлар штабына рәхмәтен белдергән.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). “Ак Барс” капитаны Александр Свитов алты ел эшләгәннән соң, клубтан киткән. Бу хакта команданың социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр ителә.
“Терәк булганнары өчен җанатарларга, ә уенчыларга, клубның җитәкчелегенә һәм персоналына уртак эш өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу алты сезон искиткеч булды. Мине “Ак Барска” чакыруыгыз, команда капитаны булу кебек мактаулы вазифаны ышанып тапшыруыгыз өчен рәхмәт”, - дигән Свитов.
“Мин һәрвакыт иң югары мөмкинлекләрдә уйнарга, үз алдымда һәм җанатарлар каршында намуслы булырга тырыштым”, - дип өстәде комнададан китүче хоккейчы.
Тәмамланган сезонда Александр Свитов 28 очрашу уздырган, аларда бер шайба һәм җиде гол тапшыру белән аерылып торган.
- “Ак Барс”тан сигез хоккейчы китте. Зиннәтулла Биләлетдинов баш тренер вазифасыннан киткәннән соң, команданың остазы Дмитрий Квартальнов булды.