М.Шәймиев: “Татарстан спортының “алтын”га таба атлавы дәвам итә”

“Зенит-Казан” волейбол клубының да Россия чемпионатында “алтын” яулап, Россия чемпионы булгач, ТР Президенты әнә шулай дип белдерде

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). ТР Президенты Минтимер Шәймиев бүген “Зенит-Казан” командасын волейбол буенча Россия чемпионатында “алтын” яулап алулары белән котлады. “Кадерле татарстанлылар, спортны үз итүчеләр, – дип мөрәҗәгать итте ул “Баскет-холл”да Казан клубы өчен җиңү белән төгәлләнгән матчтан соң ук. –  Татарстан спортының “алтын”га таба атлавы дәвам итә. Без – Россиянең гамәлдәге чемпионнары. Футбол буенча алтын медальләр бездә – ул “Рубин” командасы, без хоккей буенча Россия чемпионатының алтын медалләренә һәм Гагарин Кубогына ия – ул “Ак Барс” командасы”. Президент билгеләп үткәнчә, волейбол соңгы 8 ел эчендә Татарстанда мактаулы юл узып, “Динамо-Таттрансгаз” командасы, аннары “Зенит-Казан” Россия чемпионатында “алтын” яулап алды.

“Бу бик әһәмиятле җиңү, чөнки соңгы елларда Россия Федерациясендә дә, бөтен дөнья күләмендә дә волейбол үрләр планкасын күтәрә төште һәм бу хәл Кытайдагы Олимпия уеннарында да ачык чагылды. Россия чемпионатында бик көчле командалар арасында “Зенит-Казан” иң көчле икәнен күрсәтте. Егетләр, сез үзегез дә – алтын”, – дип нәтиҗә чыгарды республика җитәкчесе. Ул шулай ук финал буенча “Зенит” көндәшләренең дә шәп уйнауларын билгеләп үтте. “Искра” – көчле команда,ул  икенче ел инде “көмеш”кә ия булды. “Зенит” белән бергә сез бөтен Россия өчен менә дигән уен күрсәттегез, дип, “Искра” командасына М.Шәймиев Татарстан Президенты бүләген тапшырды. Финал уеннарын карарга килгән Бөтенроссия волейбол федерациясе вице-президенты Станислав Шевченко исә “Зенит-Казан” командасын, шулай ук республика җитәкчелеген, спортчыларны, тренерларны, җанатарларны лаеклы җиңү белән котлап, Чемпионнар лигасында уңышлар теләде. Чыгышыннан соң С.Шевченко “Зенит-Казан” клубы уенчылары белән тренерларына ил чемпионатының алтын медальләрен тапшырды.