«Динамо-Ак Барс» тренеры җиңелү турында: Кем җиңүгә иң нык омтылды - шул җиңде

Белгеч фикеренчә, аның шәкертләре үз мөмкинлекләреннән түбәнрәк уйнаган.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубының өлкән тренеры Сергей Сикачев ярымфиналда үз кырында Мәскәү «Динамо»сыннан (0:3) оттыруны шәрехләде. Бу хакта Татарстан командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгеч аның командасы үз мөмкинлекләреннән түбәнрәк уйнады, дип белдерде. «Мин мәскәүлеләр гадәттәгечә уйнады, дип әйтмәс идем. Мөгаен, без үзебез уртачадан түбәнрәк уйнаганбыздыр, бигрәк тә сакта. Ә мәскәүлеләр сакта бик яхшы уйнады, тупларны бик шәп күтәрде! Шулай итеп, кем күбрәк тырышты, шул җиңгәндер, мөгаен», — диде Сикачев.

Шул ук вакытта Казан тренеры көндәшенә тиешле бәя бирде: «Сакта тупларны бик күп күтәрделәр — көчле теләк күрсәткече дә бу. Ә без мондый тупларга ахырда гына ябыша башладык. Без блокта да бик аз эшләдек. Физик яктан йомшардык. Димәк, киләсе уенга әзерләнәчәкбез. Безгә анда җиңәргә һәм Чемпионнар лигасына юллама алырга кирәк».