Аксубайда йөзү буенча ярышларда иң көчлеләрне ачыкладылар

Ярышта катнашучылар 50 метр дистанцияне ирекле стильдә йөзәргә тиеш иде.

(Аксубай, 3 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубайда йөзү эстафетасы район халкы арасында Спартакиада кысаларында үткәрелде. Ярышлар программасы 50 метр дистанцияне ирекле стильдә үзләштерүдән гыйбарәт булды.

«Дельфин» бассейнында йөзү буенча көч сынашулар узды. Әлеге спорт төре буенча ярышларда предприятиеләрдән, оешмалардан, авыл җирлекләреннән үзләренең йөзү сәләтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешенә позитив кәефтә булуларын күрсәтергә теләүчеләр катнашты.

Киеренке көрәштә җиңүчеләр ачыкланды: 1 урында — Иске Ибрай авыл җирлеге, 2 урында — Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге, 3 урында — Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты.