Владимир Леонов «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча башкарылачак эшләрне атады

Яр Чаллыда берничә спорт корылмасы төзелеше ниятләнә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча 2020 елда киңкүләм эшләр планлаштырыла. Татарстанда спорт өлкәсендәге төзелеш эшләре турында ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

«Спорт инфраструктурасына бик күп акча кертеләчәк. Моны Универсиадага әзерлек белән генә чагыштырырга буладыр. Шул актив фазаны исәпкә алмаганда, республикада моңарчы әле беркайчан мондый киңкүләм программа гамәлгә ашырылганы булмады», — диде министр.

Быел федераль проект кысаларында, Азнакай, Әлмәт, Апас, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Теләче, Ютазы, Әтнә районнарында «ГТО» комплексы өчен 9 спорт мәйданчыгы төзеләчәк.

Шулай ук, быел Яр Чаллыда өсте ябулы йөзү бассейны төзелеше старт алды. КамАЗның 50 еллыгы хөрмәтенә аңа «Юбилейный» исеме бирелгән. Шулай ук, Чаллыда Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча түбәле боз сарае төзелә башлаган. Дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә, Чаллыда, шулай ук, федераль бюджеттан 29 млн сум акча өстәп, спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеше алып барыла.

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яңа универсаль спорт залы, Аксубайда яңа футбол кыры пәйда булачак. Әлмәт стадионында футбол кырында ясалма өслек яңартылачак. Аннан Әлмәт районының футбол буенча спорт мәктәбе файдаланачак. Аксубай районының спорт мәктәбе укучылары өчен, Апастагы кебек үк, ясалма өслекле футбол кыры булдырылачак.

Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика, йөгерү юллары өчен рулон өслек алмаштырыла. 2020 елда, шулай ук, республиканың хоккей буенча спорт мәктәпләренә яңа инвентарь кайтарылачак.