Владимир Леонов быел йөзү бассейннары, боз сарайлары кайда төзеләчәген әйтте

Татарстанда спорт инфраструктурасы объектлары төзелеше буенча программаларга 3,8 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өсте ябулы йөзү бассейннары, боз сарайлары, универсаль спорт заллары төзелеше программасы гамәлгә ашырыла. Быел башкарылачак эшләр турында ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

2020 елда Нурлат, Мөслим, Биектау районнарында өч йөзү бассейны төзелеше планлаштырыла. Буа, Мамадыш, Сарман, Яшел Үзән районының Осиново авылында, Тукай, Кукмара районнарында алты универсаль спорт залы сафка басачак. Балык Бистәсе, Лаеш районнарында ясалма бозлы, түбәле ике шугалак пәйда булырга тиеш.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасы буенча эшләр көтелә. Республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында мондый мәйданчыклар төзү буенча киңкүләм проект 2013 елда башланды.

«Программаны гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елда Югары Ослан, Тукай, Балык Бистәсе, Әтнә һәм Нурлат районнарында, Казан шәһәрендә 85 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 6 модульле чаңгы базасы төзелеше каралган», — дип сөйләде министр.

Владимир Леонов быел Татарстанда спорт инфраструктурасы объектлары төзелеше буенча программаларга 3,8 млрд сум акча бүлеп биреләчәген әйтте.