Татарстанда түбәле футбол манежларына күбрәк өстенлек бирә башларга җыеналар

Бу очракта спорт белән ел әйләнә шөгыльләнеп булу мөмкинлеге күздә тотыла.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ачык универсаль спорт мәйданчыкларына караганда, түбәле футбол манежларына күбрәк өстенлек бирә башларга җыеналар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

«Спорт министрлыгы муниципаль берәмлек башлыклары белән даими элемтәдә тора, республиканың һәр район-шәһәрендә ябык манежлар төзү мөмкинлеге турында сораулар килә. Бу ихтыяҗны исәпкә алып, ачык спорт мәйданчыклары төзелеше программасын мини-футбол кырлар белән ябык футбол манежларын төзелешенә юнәлтү вариантлары карала», — диде министр Владимир Леонов.

Ул 2019 елда ТАССРның 100 еллыгына дүрт өсте ябулы манеж төзелешенә старт бирелгәнен искәртте. Икесе Казанда Чуйков һәм Танковая урамнарында төзелә. Яр Чаллыда Җиңүнең 40 еллыгы урамында һәм Түбән Камада Тукай урамында сафка бастырыла.

Шулай ук, быел универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына бер ябык футбол манежы төзү кертелгән. Бу корылма Яшел Үзәндә пәйда булачак.

Владимир Леонов әйтүенчә, хәзерге вакытта мондый манежларны ел саен төзү мәсьәләсе карала. Бу очракта спорт белән ел әйләнә шөгыльләнеп булу мөмкинлеге күздә тотыла.