ТАССР 100 еллыгына республикада дүрт спорт манежы төзеләчәк

Ачык универсаль спорт мәйданчыкларын төзү программаларын ябык футбол манежлары төзелешенә алмаштыру ниятләнә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССР 100 еллыгы хөрмәтенә республикада дүрт түбәле спорт манежы ачылачак. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада ел әйләнә шөгыльләнү өчен өч футбол, бер регби-футбол манежы ачылачак», — диде министр.

Владимир Леонов әйтүенчә, республиканың кайбер район үзәкләрендә, шәһәрләрендә ачык универсаль спорт мәйданчыкларын төзү программаларын ябык футбол манежлары төзелешенә алмаштыру ниятләнә.

Быел алты универсаль спорт залын, өч бассейн, ике өсте ябулы шугалак төзү планлаштырыла.