Планлаштырылган эш нәтиҗәсен бирде – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры составта планлаштырылган үзгәрешләр үз-үзен аклады, дип белдерде.
(Казан, 3 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасы көнчыгыш конференциянең ярымфиналына чыкты. Конференциянең 1/4 финал раундында Казан командасы "Салават Юлаев" клубына каршы серияне 5 матчта төгәлли алды."Сериядә яхшы уеннарның шаһиты булдык. Командалар лаеклы уен күрсәтте. Тиешенчә уен күрсәтә алуыбыз белән канәгатьмен. Бу этап психологик планда бик яхшы булды. Алга таба әзерләнәчәкбез", – диде "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.Баш тренер сүзләренчә, Владимир Ткачевны Иржи Секач һәм Джастин Азеведо белән бергә уйнату да үз нәтиҗәсен биргән."Бу планлаштырылган алым булды. Даими чемпионатта бергә уйнаганнары бар иде инде. План буенча шулай уйнарга тиешләр иде. Аларның гол кертүе яхшы, без шат. Шул ук вакытта икенче бишлек уенчылары да гол кертә башласын иде. Әлегә алар тозак кора", – диде Билалетдинов. КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды. 5 нче матч. «Ак Барс» (Казан) – «Салават Юлаев» (Уфа) – 2:1 ОТ (1:0, 0:0, 0:1, 1:0).Алкаларны керттеләр: Малыхин (16), Секач (69) – Арзамасцев (52).Капкачылар: Гарипов – Сведберг.Сериядә исәп – 4:1 (2:1, 2:1, 3:4, 2:1, 2:1 ОТ).