Казанда чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык беренчелек узды

Ярышларның беренче этабы Әлмәттә, 2 нчесе Лениногорскида узды

 (Казан, 3 март, «Татар-информ»). Кичә Казанның Нагорный бистәсендә “3 шәһәр турнесы: Әлмәт - Лениногорск – Казан” чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ачык беренчелегенең соңгы этабы узды.

Ярышларның беренче этабы Әлмәттә, 2 нчесе Лениногорскида узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы.

2002 нче елда һәм аннан иртәрәк туган малайлар арасында I урынны Руслан Әхмәтшин алган (Лениногорск), 2000-2001 нче еллардагылар арасында - Никита Волков, кызлар арасында Елена Силантьева (Казан) җиңгән.